t10n.org


Безнең миссия — тәрҗемә ителергә лаек һәм моңа рөхсәт булган бар нәрсәне дә татар теленә тәрҗемә итү һәм Сезгә татар телен һәм башка телләрне өйрәнергә ярдәм итү

Күбрәк мәгълүмат

Сәлам!


Әлегә без Mozilla Firefox кебек ирекле һәм бушлай программаларны татарчага тәрҗемә итү белән мәшгуль. Барлык эшләр дә pontoon.mozilla.org сайтында башкарыла. Яңа тылмачларга без бик куанабыз! ;) Сезнең дә бу эшкә катнашасыгыз килсә, accounts.firefox.com сайтында теркәлеп, шул аккаунтыгыз белән pontoon.mozilla.org сайтына керүегез генә кирәк. Аннан соң күңелегезгә хуш килгән программаларны тәрҗемә итә алачаксыз. Тулысынча татарчага тәрҗемә ителгән программалар, бераз вакыт узгач, аларны җитештерүчеләр сайтларында һәм Google Play кебек урыннарда пәйда булачак. Һәм Сез компьютерыгызга я смартфоныгызга татарча "сөйләшүче" кушымталар урнаштыра алачаксыз!

Әлегә pontoon.mozilla.org порталында татарчага тәрҗемә итү өчен өч кенә проект тәкъдим ителә. Без моның хакта беләбез. Өчесе дә, Mozilla Firefox кебек программалар белән чагыштырганда, шактый кечкенә һәм шунлыктан аларны тәрҗемә итү дә җиңелрәк. Шул өч проект уңышлы тәрҗемә ителгәч, башка проектлар да өстәләчәк, шул исәптән Mozilla Firefox та.

Безнең кул тиеп, инде татарчага тәрҗемә ителгән программаларны я сайтларны түбәндә күреп була.

Минем дә тәрҗемә итәсем килә!

Элемтә


Сорауларыгыз булса я ярдәм итәсегез килсә, 'contact эт t10n нокта org' адресына хат языгыз.